Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстан башкаласында биш көн дәвамында барган “Алтын мөнбәр” Казан халыкара кинофестивале тәмамланды. Быел конкурска 67 илдән бер меңнән артык гариза килгән. Алар арасыннан 55 фильны конкурска сайлап алганнар.
Бурычлы үлмәс, көн дә күрмәс, ди халык. Банктан алган бурыч йөге тартып бара алмаслыкка әйләнсә, нишләргә? Банкротка чыгуга алмаш бармы? Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә? Бу хакта Татарстан юстиция министры урынбасары Максим БОРОВКОВ белән сөйләштек.
Аны җырчылар үзен дә, иҗатын да бик хөрмәт итә. Гадилеге, эчкерсезлеге һәм халыкчан булганы өчен ярата алар Тәслимә апаларын. Ул язган шигырләр, көйләр йөрәккә үтеп керә, күңелдән чыгара алмаган хисләрнең йөгәнен бушата.
Татарстанда тавыш бирү көннәрендә 1 мең сайлау участогында 2 меңнән артык видеокамера куела, шулай ук 3 меңләп телекоммуникация җайланмасы урнаштырыла. Алар 17 сентябрь кичендә үк эшли башлаячак.
“Алтын мөнбәр” кино фестивале Россия, Татарстан кинематографиясен үстерүдә генә түгел, дөньякүләм әһәһмияткә ия.
Бер карында үсеп, бер бишектә тирбәлеп, хәзер инде бер келәмне бүлешәләр. Сүзебез игезәк көрәшчеләр турында. Татар көрәше тарихында берничә дистәгә җыеладыр алар. Бүген исә без танылып килүче үсмер көрәшчеләрнең хәлен белешергә булдык. Көндәшләрме, туганнармы? Икесе бергә туры килгәндә көрәшәләрме, үзара хәл итәләрме? Кайсы җитезрәк, кайсы көчлерәк? Җиңүләре уртакмы? Келәмгә рәхим итегез!
Август ахырында камыр ризыклары кибетенә кергән идек. Кайсын алыйм икән дип, тәм-томнарны күзәтеп йөргәндә, «1ое сентября» дип язылган печеньега күзем төште. Бәләкәй генә үзе, әмма бик кызыктыра, күңел булырлык итеп төргәкләп тә куйганнар.
Урман хуҗалыгына инженерлар һәм мастерлар җитми. Тармакка яшь белгечләр кирәк. Кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен инде бүгенге студентлар хисабына ук хәл итәргә тырышалар. Татарстанның урман хуҗалыгы алдында тагын нинди бурычлар тора? Хөкүмәт Йортында чыгу юлларын аңлаттылар һәм нәтиҗәләр турында сөйләделәр.
8 сентябрь – Россия халыклары телләре көне уңаеннан республиканың төрле мәйданчыкларында «Россия – Халыклар йорты» бөтенроссия диктанты оештырылды. «ВТ» хәбәрче диктантны Казандагы 2 нче татар гимназиясендә язды. Чарага килүчеләрдән туган телгә мөнәсәбәт турында да кызыксынды.
Балык Бистәсе районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков күпләргә йортының ишегалдында музей ясаган кеше буларак та билгеле.
Фикер өстәү
Фикерегез