Сайлауда катнашып машина откан Гардисламовлар: «Бер белмәгән, чит кешеләр яза бит!»

«ТНВ» каналында туры эфирда узучы телемарафонга Россия Президентын сайлауда тавыш бирүчеләр арасында уйнатылган беренче машинаны откан Флүдә һәм Алмаз Гардисламовлар килде.

Актаныш районының Яңа Кормаш авылында яшәүче Гардисламовлар машина отканнарын дуслары шалтыратып әйтүеннән белгән. Белгәч, йокы качты, ди гаилә башлыгы Алмаз Гардисламов.

– Төне буе йоклый алмадык. Фотоконкурс турында телевизордан ишетеп белдек. Сайлауларга иптәшем белән һәрвакыт бергә барабыз. Бәхетебезне нигә сынап карамаска әле дидек тә, без дә браслетлар алып, фотога төштек. Фотога төшкәнне дә оныткан идек инде. Кич белән мин ял итәргә дип яттым, иптәшем телевизор карап калды. Телефонны кулга алган идем, «машина оттыгыз, котлыйбыз» дип язалар, шалтыраталар. Берничек тә ышанмадык. Бер белмәгән, чит кешеләр язалар бит! Әле башта шалтыратуларын алмадым, курыктым. Иптәшем дә «булыр хәл түгел бу» диде. Аптырадык инде. Мондый хәл безнең белән беренче тапкыр. Игелеген күрергә язсын, – диде Фәрдия ханым.

Билгеле булганча, бүген – сайлауның өченче көне. Бюллетеньдәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре