Газетага язылу

Сайлауда тавыш бирүчеләр арасында машина уйнату нәтиҗәсе гамәлдән чыгарылды

Бүгенге автомобиль уйнату нәтиҗәләре катнашучының фотоконкурс шартларын үтәмәве сәбәпле гамәлдән чыгарылды.

Барлык шартларның үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча оештыручылар җиңүче белән элемтәгә кергәннән соң , аңа 15 кенә яшь булуын ачыкланган. Нигезләмәнең 7.10 пункты нигезендә, фотоконкурста 18 яшькә җиткән затлар гына катнаша ала. Шуңа бәйле рәвештә нәтиҗә исәпкә алынмый.

Оештыручылар җиңүчеләрнең фотоконкурсның барлык шартларын үтәвен җентекләп тикшерә. Бу очракта җиңүче үзенең Вконтактедагы битендә яшен дөрес күрсәтмәгән, чынлыкта аңа  15 кенә яшь булуы ачыкланган. Кагыйдәләр һәркем өчен утрак һәм конкурс башланганчы ук бастырып чыгарылган иде.

Бүгенге төп приз булган автомобиль иртәгә кич өченче автомобиль белән бергә уйнатылачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре