Үткән атна ахыры күп илләрдә гаугалы һәм җәнҗаллы булды. Бу, бердән, кайбер илләрдә үткәрелгән сайлауларга бәйле булса, икенчедән, кризисның планетакүләм адымнары фетнә киеренкелеге тудыра.
Мароккода, мәсәлән, матди кыенлыклар һәм идарәче катлауның коррупциягә һәм караклыкка кереп батуы массакүләм ризасызлык уятты. Урам хәрәкәтләре атнадан артык бара инде. Гыйсъянчыларны кырыс көч кулланып бастыру өстенлек ала: полиция машиналары протестка чыгучыларны таптата, халыкка төбәп, ут ачу очраклары арта. Фетнәчеләр дә җавапсыз калмый: жандарм машиналарын аударып, өсләренә менеп биюче яшьләр төркеме төшерелгән видеохәбәрләр килә. Жандарм машинасын урлап китү очраклары да бар. Корал складына һөҗүм итүче яшьләр төркеменә ут ачып, жандармнар ике кешене үтерде. Берничә шәһәрдә муниципалитет биналарына ут төртелде, кибетләр таланды. Соңгы хәбәрләрнең берсендә 326 полицейскийның җәрәхәт алуы әйтелә. Марокко фетнәсе очкыны күрше Алжирга да төште. Анда да урам протестлары көчәя.
Грузиядә җирле хакимият органнарына сайлау нәтиҗәләреннән риза булмаган халык урамнарга чыкты. Халыкның 33,5 проценты катнашкан сайлауда идарәче партия вәкилләре өстенлек алды. Грузиннар үзләренә генә хас кайнарлык белән, «тыныч ысул кулланып хөкүмәтне түнтәрәбез» дип, урамнарга чыкты. Баррикадалар кордылар, учаклар яктылар, массакүләм тәртипсезлекләр оештырылды. Полиция көчләре өстенә петардалар һәм ташлар очты. Көч структуралары, күз яшен агыза торган газ һәм су сибеп, халыкны чигенергә мәҗбүр итте. Фетнә ташкыны Президент резиденциясенең ишегалдына бәреп керүгә иреште. Непал байраклары күтәрелде, әмма Непалдагы уңыш кабатланмады. Президент Кавелашвили: «Резиденциягә һөҗүм итүчеләр җәзасыз калмаячак», – дип белдерде. Премьер Кобахидзе әйтүенчә, чуалышларны Евросоюз илчесе оештырган.
Чехиядә үткән сайлауда ультрауң хәрәкәт вәкилләре өстенлеккә иреште. Бабиш җитәкләгән ANO партиясе Украинага ярдәмне туктатуны таләп итә. Киев бик күп сугыш кирәк-ярагын Чехия аша ала иде. Бабишны шуңа күрә Россия яклы дип атаучылар бар. Ул Трампның игезәге кебек, башына Трамп бейсболкасы тибындагы баш киеме кия, анда: MAGA (Американы яңадан бөек ит) дигән сүз урынына «Көчле Чехия» дигән язу язылган. Ләкин ANO абсолют җиңүгә ирешмәде, аңа башка көчләр белән коалиция төзергә кирәк булачак.
Япониядә Либераль-демократик партия җитәкчесе итеп 64 яшьлек Санэ Такаити сайланды. Ул Гитлер фанаткасы буларак билгеле. Япон традициясе буенча, ул Премьер-министр булчак. Ил тарихында беренче тапкыр җитәкчелек хатын-кыз кулына тапшырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез