Газетага язылу

Сайлауның беренче көнендә узган “Яшьләр вакыты” фестивалендә 50 меңләп яшь кеше катнашкан

Сайлауның беренче көнендә “Казан” гаилә үзәге янында узган “Яшьләр вакыты” фестивалендә 50 меңләп яшь кеше катнашкан. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте.

“Тавыш биргән 50 меңгә якын яшь кеше бәйрәмгә килде һәм Казанда, Татарстанда булган мөмкинлекләр белән танышты. Яшьләр өчен бу уку турында гына түгел, шәхси тормыш, танышу, гаилә кору, карьера һәм эшкә урнашу турында да”, – диде ул.

Азат Абзалов 18-20 сентябрь көннәрендә тавыш бирүчеләргә бирелгән беләзек буенча җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге турында да искә төшерде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре