Газетага язылу

Шәймиев Мөхәммәтшинның вазифасыннан китүе турында: «Безнең эшчәнлектә гади мизгелләр юк»

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан Дәүләт Соыветы Рәисе вазифасыннан китүенә бәйле рәвештә фикерен белдерде.

«Бик тантаналы көн. Барыбыз да биредә җыелдык. Ләкин сезгә шуны әйтергә телим, безнең эшчәнлектә гади мизгелләр юк һәм бу көн аерым әһәмияткә ия», – диде ул.

Минтимер Шәймиев дәүләт эшлеклеләренең җаваплылыгы һәм республика алдындагы бурыч турында да әйтте. «Без үз эшебезне, үз җаваплылыгыбызны беләбез һәм республикабызга хезмәт итәбез. Халык ышанычы бар. Без алга таба да шундый булып калырга тиеш дип саныйм», – диде Татарстан Дәүләт киңәшчесе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре