Депутат әйтүенчә, аферистлар, “отышлы тәкъдимнәр”, “чикләнгән акцияләр”, “ашыгыч ташламалар” дигән булып, кешеләрне алдый. “Соңгы урын” яки “соңгы номер” калды, дип, тизрәк түләп куярга ашыктыра. Шуннан соң булачак турист белән мессенджер аша аралашуга күчеп, карап торышка мәгълүм платформаны хәтерләткән ялган сайтларга сылтамалар җибәрә.
Сайт адресы яки IP-адрес чынбарлыктагысыннан нибары бер хәреф белән генә аерылырга мөмкин. Банк картасы мәгълүматлары кертелгәннән соң акча алына, ә бронь ялган булып чыга.
Кривоносов фәкать сыналган агрегаторлардан, рәсми сайтлар һәм кушымталардан гына файдаланырга, мессенджерлар һәм смс-хәбәрләр аша килгән шикле сылтамаларга күчмәскә, кодларны хәбәр итмәскә, таныш булмаган ресурсларга банк карталары мәгълүматларын кертмәскә, сайт адресына игътибар белән тикшерергә, түбән бәя тәкъдим ителгән очракта бик сак булырга киңәш иткән.
Туристлык базарының ышанычлылыгын көчәйтү законнар чыгару дәрәҗәсендә дәвам итә, дигән ул. Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә Туристлык өлкәсендә мәгълүмат порталы булдыру турында закон проекты әзерләнгән. Ул сыналган бронь сервисларын, билет сатып алу сервисларын, туристлык платформаларын бер системага берләштерәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез