Газетага язылу

Сак булу сорала: Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә

Иртәгә, 17 ноябрьдә, төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән томан һәм бозлавык көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә юлларда сак булырга киңәш итәләр. Шулай ук реклама такталары астында яшеренмәү, бары тик билгеләнгән урыннарда гына юл аркылы чыгу сорала.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда 112 номерына шалтыратырга кирәклеге искәртелә. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре