Күршеләребез – Башкортстан республикасында кош гриппы ачыкланган. Кичә “Башкирская” кош фабрикасында күпләп кошлар һәлак булган һәм оешмада кош гриппы расланган.
Билгеле булганча, “Башкирская” кош фабрикасы – Россиядә иң эре йомырка һәм йомырка продуктлары җитештерүче оешмаларның берсе булып санала. Биредә бүгенгә ел башыннан 440 млн данә йомырка җитештерелгән. Кошлар саны 2,6 млн башка җитә.
Башкортстан Татарстан белән чиктәш республика, шуңа күрә татарстанлыларга аеруча уяулык сакларга киңәш итә, белгечләр. Кошларны әлеге республикадан вакытлыча сатып алмау хәерлерәк булыр. Шулай ук бүген Киров өлкәсе, Удмуртия республикасында да кош гриппы буенча вазгыять начар. Кыргый кошлар белән контактка кермәс өчен йорт кошларын чыгарып йөртмәскә, ябык урыннарда сакларга кирәк. Ачык сулыкларга да чыгарып йөртергә ярамый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез