Сак булыгыз: мошенниклар виртуаль кредит карталары белән алдый

Зур лимитлы виртуаль кредит картасын рәсмиләштерү сылтавы белән мошенниклар гражданнарны алдый башлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы материалларында хәбәр ителә, алар белән ТАСС танышкан.

Ведомство мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр кредитны барысына да, шул исәптән пенсионерларга һәм начар кредит тарихы булган гражданнарга да алып бирергә вәгъдә итәләр. Моның өчен алар махсус сайтта анкета тутырырга һәм комиссия түләргә тәкъдим итәләр. Шәхси мәгълүматларны тапшырганнан соң, аферистлар аларны законсыз эшләр, шул исәптән акча урлау өчен кулланалар.

Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны сак булырга һәм «барысына да кредит алуны уңай хәл итү» вәгъдәләренә ышанмаска чакырды. Ведомство кредит алганчы алдан түләү ясарга яки шикле сайтларга шәхси мәгълүматларны кертү мөмкин түгел дип искәртә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре