Сак булыгыз! Татарстанда янгын 96 кешенең гомерен өзгән

Янгыннарда пенсионерлар ешрак үлә. Янгын сүндерү идарәсе белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән. Утлы фаҗига эшләүче кешеләрне дә, «яка астына җибәрүче»ләрне дә аямый.

Узган ел белән чагыштырганда быел Татарстанда янгыннар азрак булган. Әйтик, 2023 елда 4476 янгын очрагы теркәлсә, быел – 3820. Ел башыннан үлүчеләр саны 96 кешегә җиткән. Статистиканың иң аяныч ягы бар: фаҗигадә өч бала да вафат булган. Былтыр ялкын теле 120 кешенең гомерен өзгән иде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе бүлек җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Айрат Садыйков әйтүенчә, бу елның ноябрендә янгын очраклары да, утлы фаҗигадә үлүчеләр саны да сизелерлек арткан. 1–26 ноябрь аралыгында 287 фаҗига теркәлгән. Бу айда республикада 15 кеше үлгән (былтыргыдан 5 кешегә күбрәк). 14 кеше төрле дәрәҗәдә зыян күргән.

Айрат Садыйков моның сәбәпләре турында менә нәрсә ди:

– Көннәр суыта, кешеләр җылыткычлар куша. Янгын очракларының артуында кеше факторы зур роль уйный.

Аның сүзләренчә, Татарстанның 11 районында янгыннар да, анда үлүчеләр саны да аеруча арткан. Әйтик, бу исемлеккә Чистай, Нурлат, Яшел Үзән, Балтач, Апас, Бөгелмә районнары керә. Тагын 13 районда янгыннарда җәрәхәт алу күрсәткече үскән. Әйтик, Әлмәт (14 очрак), Арча (4 очрак), Түбән Камада (8 очрак). Казан шәһәре дә калышмый: зыян күрүчеләр саны – 58.

Фаҗигагә китергән сәбәпләр арасында әлеге дә баягы ут белән шаяру да, электр җиһазларын дөрес кулланмау, газ җиһазлары һәм мичләреннән файдалану кагыйдәләрен санга сукмау да бар.

Шунысы аеруча аяныч: янгыннар гомерләрне вакытсыз өзә.

– Янгыннарның 40 проценты пенсия яшендәгеләргә туры килә. Янып үлгәннәрнең 59 ы хәмер эчеп йокларга яткан булып чыкты. Мич кабызып яки электр җылыткычлары тоташтырып, аларны сүндермичә йокларга ятарга ярамый, – диде белгеч.

Айрат Садыйков сүзләренә караганда, республикада янгыннар санын киметү өчен профилактик чаралар үткәрелә. Әйтик, 984 профилактик төркем торакларны тикшерә. Бу эштә полиция вәкилләре дә, башка хезмәт белгечләре дә катнаша.

Сүз уңаеннан, Татарстанда социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрнең өйләренә, фатирларына янгын турында кисәтү өчен махсус җайланмалар (пожарный извещатель) урнаштырыла. Быел 7 меңләп өйгә 16,5 мең шундый җиһаз куелган.

– Әлеге җиһазлар ярдәмендә 191 кешене үлемнән коткарып кала алдык, – ди Айрат Садыйков. Сүз уңаеннан, республика күләмендә 2016 елдан башлап хәзерге көннәргә кадәр шундый 438 014 сигнализация урнаштырылган.

Бик еш фаҗигаләрнең күбесе кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Уяулык кайда да мөһим. Яңа елга берәү дә күз яшен коеп кермәсен иде.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе:

– Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм: тиешле хезмәтләрне җәлеп итеп, фаҗигагә китергән хәлләрне кисәтү чараларын көчәйтергә, торак йортларда кешеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрүне оештырырга, күпбалалы гаиләләрнең, ялгыз картларның һәм социаль яктан имин булмаган кешеләрнең яшәү урыннарына аерым игътибар бирергә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре