Ул халыкны акчаны сакчылрак тотарга өндәде. Финанс министры аңлатуынча, акчаны сакчыл тоту – «бил каешларын кысыбрак буу» дигән сүз түгел, ә чыгымнарга акыл белән якын килү, өстенлекләрне дөрес билгеләү һәм булган финанс мөмкинлекләрен исәпкә алу зарурлыгы.
«Финанс мөмкинлекләре» дигәнең халыкта бик зур түгелдер, күрәсең, үзәк матбугат хәбәрләренә караганда, кешеләрнең 95 проценттан артыгы үзләренең матди хәлләре яхшырганын сизми. Росстат, керемнәр үсә, дип игълан итә итүен, әмма киләчәктә үсешнең акрынрак барачагын әйтә. Үзәк банк үткән атнада төп ставканы янә «туңган» килеш калдырды. Эльвира Нәбиуллина ставканың төшүен 2029 елдан да алда көтмәскә киңәш итә. Хакимияттә гадәттә оптимизм белән сугарылган белдерүләр ясап, төп ставка түбәнәер, инфляция йөгәнләнер, хезмәт хаклары артыр, диебрәк сөйләшәләр иде. Хәзер вәгъдәләр тыйнаграк, катлаулы көннәргә әзерләү бара.
Икътисад фронтыннан хәбәрләр, чынлап та, сөенерлек түгел. Минэнерго бензин һәм дизель бәяләрен күтәрү турында сүз әйтә. «АвтоВАЗ»да җитештерүнең 20–25 процентка кимүен көтәләр. Нәбиуллина ханым өстенлекле ипотеканы чикләргә, аның күләмен арттыруга юл куймаска чакыра. Кредит биреп, хәлне яхшыртып булмый инде ул, дөресен генә әйткәндә. Бәяләр өстенлекле кредитларга туры пропорциональ рәвештә үсә чөнки.
Физик затлар гына түгел, зур корпорацияләр бурыч түләп сөендерми хәзер. «Эксперт РА» рейтинг агентлыгы мәгълүматлары буенча, бер ел эчендә предприятиеләрнең үзара бурычлары 25 процентка артып, 155 трлн сумга җиткән. Бу – соңгы ике дистә елдагы иң зур үсеш. Бурычларның мондый күләме җитештерүнең кискен кимүенә китерәчәк. Росстат гыйнвар–сентябрь айларында торак төзелешенең 13 процентка кимүен күрсәтә.
Илнең сәяси җитәкчелеге бер хәбәр белән сөендерә шулай да. Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков Украинадагы конфликт тәмамлануга таба баруын әйтә. Югары җитәкчелек озакламый өч яклы сөйләшүләр башларга вәгъдә итә. Путин да: «Сөйләшүләрнең максаты – тынычлыкка ирешү», – ди. The Atlantic басмасы Трампның декабрьдә яклардан килешү имзалатырга теләвен яза.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез