Саклансын. Мәдәни мирас объектларын төзекләндерүгә 3,5 млрд сумга якын акча тотылган

2024 елда Татарстанда мәдәни мирас объектларын төзекләндерүгә 3,5 млрд сумга якын акча тотылган. Моннан тыш, реставрацияләү эшләренә 700 млн сумга якын хәйрия акчасы җәлеп ителгән. Бу хакта Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Татарстан Республикасы  Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр итте.

Татарстан өчен елның төп вакыйгасы – БРИКС саммиты. Аны югары дәрәҗәдә үткәреп җибәрдек, дип әйтергә җирлек бар. Казан әлеге масштаблы вакыйгага бик җитди әзерләнде. Быел игътибарга Казанның 80 нән артык архитектура һәйкәле эләкте. Сөембикә манарасы, Мәрҗани мәчете, Казан Ратушасы, Казан тимер юл вокзалы биналарында зур эшләр башкарылды. Кремль объектларын яңарту өчен генә дә 316,6 млн сум акча бүлеп бирелде. БРИКС саммиты кунаклары Татарстан һәйкәлләрен югары бәяләде.

Сөембикә манарасында музей ачарга телиләр.

Манараны яңартуга аерым игътибар бирелде. Быел манарада гидроизоляция үткәрелде, фундамент һәм кирпеч өеме ныгытылды, фасад ремонтланды. 2025 елда исә комплекслы реставрация эшләре планлаштырыла. Ремонт вакытында баскычлар, идәннәр яңартылачак, агач конструкцияләр уттан саклау чарасы белән эшкәртеләчәк, тәрәзәләрдәге рәшәткәләр, ишек һәм капкаларның тимер элементлары торгызылачак.

Киләсе елда реставрацияләүгә керешергә өметләнәбез. Шулай ук кирәкле технологик җиһазларны урнаштырып, манараны музей-экспозиция киңлегенә җайлаштыру буенча проект карарлары эшләнәчәк, диде Гущин.

Татарстанда өч туган якны өйрәнү музеен торгызачаклар.

Киләсе елда Зәйдә – сәүдәгәр И.Н. Бекетовның XIX гасырда салынган йортында, Питрәчтә – 1914 елда төзелгән башлангыч мәктәп бинасында һәм Саба районының Сатыш авылында XIX ахыры – XX гасыр башында төзелгән мәдрәсәдә ремонт эшләре планлаштырыла.

Бөек Ватан сугышы һәйкәлләре игътибар үзәгендә булачак.

2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Комитет рәисе сүзләренә караганда, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш вакыйгалары турында истәлекне мәңгеләштергән мәдәни мирас объектларына аерым игътибар биреләчәк.

– Республикада Бөек Ватан сугышына бәйле 57 объект (каберлекләр, һәйкәлләр, бюстлар) дәүләт саклавында тора. Хәзерге вакытта 18 объектны Мәдәни мирас объектлары бердәм дәүләт реестрына кертү буенча дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы үткәрелә. Быел без мондый һәйкәлләрне һәм аларның техник торышын масштаблы инвентаризацияләү уздырабыз. Экспертиза нәтиҗәләре буенча реконструкция таләп ителгән һәйкәлләргә ремонт ясалачак, – диде Гущин.

Комитет рәисе бу елны мәдәни мирас объектлары исемлегенә Кайбыч районында урнашкан «Казан каймасы» оборона корылмалары комплексы кертелүен дә хәбәр итте.

 

Мәдәни мирас – саннарда

5912 –  саклана торган мәдәни мирас объекты;

2259 – архитектура һәйкәлләре;

3054 – археология объектлары;

599 –  шәһәрнең нигезен хасил итә торган объектлар (Казан, Биләр, Чистай).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре