Хөкүмәттә, депутатлар сафында гына түгел, спортта да игътибарны җәлеп итәрлек үзгәрешләр булды бу көннәрдә. «Ак барс» Уфадан сатып алган һөҗүмче Александр Хмелевский белән килешү төзегән арада, Чаллыда туып үскән футболчы Даләр Хуҗаев (Кузяев) «Рубин»ның көчен ныгытыр дип өметләнәләр.
Башта телгә алынган Хмелевский турында берничә сүз. Ул инде күп еллар дәвамында «Салават Юлаев»та уйный. Әмма быел Уфаның хоккей клубында акча булмаудан интегәләр. Төп уенчыларының барысы да диярлек китеп барды. Сезон башлангач, америка егете Хмелевский да шулар артыннан иярмәкче булган. Һөҗүмченең «Авангард»ка күчәсен әйттеләр. Омск зур суммада акча вәгъдә иткән, Уфада каршы килә алмаганнар. Тик Себергә китте дигәндә генә, «Салават Юлаев»ның уенчыны «Ак барс»ка сатуы турында хәбәр чыкты. Быел җиде уенда нибары ике мәртәбә җиңү тәмен татыган Казанда сөенделәр, әлбәттә. Әмма матбугатта яңа хәбәрләр чыкты: Хмелевскийның Казанга түгел, ә Омскига барасы килә икән. Теләмәгән кеше бозда әйбәтләп шуа алмый бит инде. Хоккей җәмәгатьчлеге бу вакыйганың шау-шулы дәвамын көтте, әмма алай килеп чыкмады. Һөҗүмче Казан клубы белән ике еллык килешү төзеде.
«Рубин»да исә уенчылар җитмәүдән бик озак зарландылар. Еш кабатладылар. Бердән, үзара ярышсыннар өчен көндәшлек кирәк, икенчедән, арый торган гадәтләре бар, өченчедән, имгәнергә дә мөмкиннәр бит әле. Ниһаять, Казан клубына да яңа уенчылар килә башлады. Башта Испаниядә уйнаган 25 яшьлек сакчы Андерсон Арройо килде, аннары Франциядән Жак Сиве белән килештеләр, соңрак ярымсакчы Антон Швецны чакырып китерделәр. Моңа кадәр ул «Ахмат»та уйнады. Инде менә татар егетен дә эзләп таптылар. Бу атнада Рубинның Даләр Хуҗаев белән килешү төзегәне билгеле булды. Сүз уңаеннан, дүртесенең дә чит илдә уйнау тәҗрибәсе бар.
Даләр Хуҗаев «Рубин»ның бүгенге баш тренеры Рәшит Рәхимов кулы астында кайчандыр «Терек»та уйнады, «Зенит» белән биш мәртәбә Россия чемпионы булып танылды, соңгы ике елы Франциядәге «Гавр» клубында узды. Җыелма команда составында 51 матчта чыгыш ясады.
32 яшьлек футболчы тумышы белән Чаллыдан. Футболдагы тәүге адымнарын шунда ясый. Аннары туп тибү серләренә Санкт-Петербургта өйрәнә. Үсә төшкәч, «Рубин»га килеп эләгә. Әмма егеткә башта Түбән Камада тәҗрибә тупларга киңәш итәләр. Аннары бу сөйләшү онытыла, ә ул Грозныйга китә. Санкт-Петербург һәм Франция аша әйләнгәч кенә Татарстанның төп футбол клубына килеп эләгә. «Мин туган ягыма кайттым, әлбәттә, сөенәм. Премьер-лигада тәүге адымнарны Рәшит Рәхимов белән ясадым. Аның белән кабат эшләү мөмкинлеге пәйда булгач, килештем, – дигән Даләр клубның матбугат хезмәте белән тәүге әңгәмәсендә. – «Рубин»ның тамашачыларын тизрәк күрәсем, Татарстанда яшәүчеләр белән танышасым килә. Бу бит минем халкым, ә мин – татар егете. Алар белән аралашып, мәдәниятне яхшырак беләсем, телне өйрәнәсем килә. Әти-әнием татарча белә, ә мин – юк. Тамырларны онытырга ярамый». Шундыйрак сүзләрне узган ел тагын бер спортчы еш кабатлаган иде. Әмма төп эшендә әллә ни майтара алганы юк. Ә сиңа уңышлар, Даләр!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез