Исегезгә төшерәбез: артист Казандагы концерты вакытында үзен начар хис иткәнлектән, тамашаны ире – Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинга төгәлләргә туры килгән. Җырчыга залда утыручы табиблар ярдәм кулы сузган иде.
Соңрак Алия сәламәтлегенең какшап китүе сәбәпле сәхнәгә чыга алмавы өчен тамашачылар алдында гафу үтенеп яздырган видеосын социаль челтәрләргә урнаштырды. Ул бары тик 5 мартта Уфадагы чыгышын гына калдырып, ире белән бу концертны әйбәт кенә төгәлләгән.
Ләкин җырчы искәртеп үткәнчә, башка концертлары булмаячак. Җырчы үзе билгеләп үткәнчә, сәламәтлеген куркыныч астына куясы килми. Артист сүзләренә караганда, аңа һәр көн саен тамашачылар үзләренең шәһәрендә концерт булачагына өметләнеп яза. Ул мондый өмет-ышанычларны челпәрәмә китереп, концертларының беркайда да булмаячагын билгеләп үткән.
Иҗатына мөкиббән китүчеләрнең кайберләре, бу хәлне җырчының йөкле булуы белән бәйледер дип фаразлый. Алия мондый сорауларны җавапсыз калдырган. Төхвәтуллиннарның Алим исемле уллары бар, аңа10 апрельдә 2 яшь тула.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез