Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларга прививка кадату турында: "Вакцина ата-аналар ризалыгы белән генә ясала"

Татарстанда балаларны коронавируска каршы вакцина ясарга мәҗбүр итү юк. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков журналистлар белән очрашу вакытында шулай дип белдерде.

- Бер генә очракта да бернинди мәҗбүриләү була алмый. Төрле яшь категорияләре бар, кайсыларына ата-аналар ризалыгы таләп ителә, - диде ул.

Министрлык күпме балага вакцина ясаганнары турында статистика да алып бармый.

- Саннар буенча мәгълүмат юк. Безнең өчен алар эш нәтиҗәлелеген билгеләүче шарт булып тормый, - диде Владимир Жаворонков.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре