Сәламәтлек саклау министрлыгы: COVID-19 белән авыручыларның 99%ы депрессия кичерә

Коронавирус белән авырган бар кешедә диярлек төрле неврологик авырулар ачыкланган. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш белгече, профессор Галина Иванова сөйләгән.

- Баш авырту, сизгерлек, тәм тою бозылу, паралич, төрле дәрәҗәдәге когнитив тайпылышлар, депрессия — коронавирус кичергән пациентларның 99% ы диярлек әлеге авырулардан интегә, — дип аңлаткан «Известия»гә белгеч.

Табиб ачыклаганча, коронавирус нәтиҗәләре бик төрле. Иң еш очраганы - кардиореспиратор тайпылышлар. Аерым алганда, гипоксия, бронхиаль клиренс бозылу, күкрәктәне авыртулар, йөрәк авырту, ритм бозылу. Неврология күренешләренә килгәндә, алар, белгеч сүзләренә караганда, һәр ай саен көчәя генә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре