Сәламәтлек саклау министрлыгы «омикрон»ның яңа варианты таралу куркынычы турында кисәтә

"Стелс-омикрон" башка төр вирусларга караганда йогышлырак санала.

«Омикрон» коронавирус штаммыныдң BA.2. версиясе яки "стелс-омикрон", тиздән дөньяда иң киң таралганы булу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә ТАСС.

Соңгы көннәрдә «стелс-омикрон» белән авыручыларның рекордлы санын Германиядә теркәгәннәр, соңрак аның Кытайның дистәләрчә шәһәрдә таралуы турында хәбәр иттеләр. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде.

- "Стелс-омикрон " белән еш кына балалар һәм яшүсмерләр авырый. Безнең бүген үк аларны яклау өчен нәтиҗәле коралыбыз - "Спутник М"" вакцинасы бар, - диде Мурашко, март һәм апрельнең ревакция өчен иң вакыт икәнен искәртеп.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид омикрон

Көн хәбәре