Газетага язылу

Сәламәтлек саклау министрлыгы ташламалы дарулар буенча сорауларга җавап бирәчәк

22 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Россия Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлегендә республика халкы өчен «Социаль әһәмиятле һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыра торган авырулардан интегүче кешеләрне дару препаратлары белән тәэмин итү» темасына туры линия узачак.

Татарстан халкының сорауларына республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Туры линия телефоны: (843) 221 80 35.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре