Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре танылган табибларның каберләрен тәртипкә китерә

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре гомерен медицинага багышлаган хезмәттәшләренең каберләрен җыештырды.

“Без аларны онытырга тиеш түгел. Арча зиратында атаклы табиблар Сигал, Адамюк, Агафанов күмелгән. Без аларның исемнәрен мәңгеләштереп хастаханәләргә кушабыз. Һәр сәламәтлек саклау учреждениесенә якты дөньядан киткән хезмәттәшләрнең кабере беркетелгән”, – ди Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко.
Танылган табибларның каберләрен тәртипкә китерү эшенә “Волонтеры медики” Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеге дә кушылган. “Мондый эш белән Медицина университетында укыганда да катнаштык. Үлгәннәрнең каберен белү кирәк ул. Без шушы профессорларыбыз, укытучыларыбызның китапларыннан белем алабыз. Аларның тәҗрибәсенә таянып эшлибез. Каберләре чиста булып торсын”, – ди оешма җитәкчесе Анна Макарова.
Билгеле булганча, Россиядә игълан ителгән Фән һәм технологияләр елы кысаларында Татарстанда күренекле шәхесләрнең каберләрен тәртипкә китерү акциясе дәвам итә. Әлеге чара аларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан оештырылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре