Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләрне хәмер куллану-кулланмауга тикшерергә тәкъдим итте

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне хәмер куллану-кулланмауга тикшерергә тәкъдим итте. "Эшчеләрнең сәламәтлеген ныгыту" программасында билгеләп үтелгәнчә, мондый чараларны эштә булган бәхетсезлек очраклары санын киметү өчен кертергә тәкъдим ителә.

"Тест үткәрүнең максаты - хәмер белән проблемаллары булган хезмәткәрләрне ачыклау. Ә барысында алкотестр ярдәмендә - өрдереп тикшерергә була", - дип билгеләп үтелә программада.

Тикшерүләр планлы булырга мөмкин. Бу очракта компания хезмәткәрләренә булачак чаралар турында хәбәр итәләр. Шулай ук тикшерүләрне очраклы итәргә дә мөмкин. Хезмәткәрләрнең канында алкоголь булу-булмауга шикләнгән очракта тест үткәрергә мөмкин. Шулай ук бәхетсезлек очрагында тикшерү уздыру да тәкъдим ителә.

Тестта катнашудан баш тарту - организмда алкоголь барлыкка тиңләштереләчәк. Тикшерүләрне үткәрү өчен сак хезмәте, кадрлар бүлеге һәм медицина хезмәте җаваплы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

яңалык хәмер алкоголь эшче хезмәткәр

Көн хәбәре