Газетага язылу

Сәламәтлек саклау министрлыгында электрон документлар алуда үзгәрешләр турында сөйләделәр

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында 2026 елда электрон медицина документлары һәм белешмәләр алуның яхшыртылуы турында сөйләделәр. Алар «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында эшләнде һәм «Кешеләр өчен дәүләт» федераль проекты буенча кертелде.

Ведомство мәгълүматлары буенча, республика табибка электрон язылулар саны буенча Россия төбәкләре унлыгына кергән, ә узган ел 3 миллионга якын татарстанлы медицина документларын электрон рәвештә алу мөмкинлегеннән файдаланган. Билгеләп үтелгәнчә, «Дәүләт хезмәтләре» порталына мөрәҗәгатьләрнең 70 проценттан артыгы медицина ярдәме алуга бәйле.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, кулланучыларның уңайлылыгы өчен:

- балаларның документларын да кертеп, электрон медицина документларын карау һәм йөкләп алу буенча инструкцияләр урын алган мәгълүмати бит ачылды;

- медицина документының электрон имзасын тикшерү функциясе булдырылды;

- эзләү уңайлы булсын өчен электрон медицина документлары классификаторы яңартылды;

- файдалана алырлык документлар исемлеге киңәйтелде, шул исәптән туу турында электрон медицина таныклыгы өстәлде;

- яңа документлар килү турындагы хәбәрләр хәзер Max мессенджерында күренә.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре