Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Лисичанскига сәфәре вакытында сигез операция ясаган. Бу хакта министрлыкның рәсми телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Мин Лисичанск шәһәрендә. Сигез операция ясалды. Иртәнге 9:00 сәгатьтә башладык, менә яңа гына соңгы операцияне тәмамладык. Барысы да штат режимында үтте!» - ди ул.
Бу Марсель Миңнуллинның Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгының шефлыкка алынган төбәккә беренче сәфәре түгел. 2024 елның маенда ул Лисичанскида төзекләндерелгән хастаханәне ачу тантанасында катнашкан иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез