Сәламәтлек саклау министры пневмония белән авыручыларның ни өчен артканын аңлатты

Татарстанда пневмония белән авыручылар нилектән күп? Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков “туры элемтә” вакытында әнә шул сорауга ачыклык кертте.

– Элек тын юллары вируслы инфекциясен җиңелчәрәк, аяк өсте үткәрүчеләр байтак иде. Өзлеккәч һәм чир озакка сузылгач кына дәвалау оешмасына баралар иде, – ди министр. – Ковид-19 бөтенләй башка. Кеше аз гына үзенә чир билгеләре сизсә дә, табибка күренергә тырыша. Сырхаудан мазок алына, чирне аерым билгеләр буенча ачыклау мөмкинлеге бар һәм компьютер томографиясе тикшерүе үткәрелә.
Томография тикшерүләре берничә тапкыр күбрәк үткәрелә башлаган. Тикшерүләр вакытында онкология, туберкулез чирләре табылу очраклары да арткан. Ул авыруларны башлангыч этапта дәваларга мөмкин булачак.

Фәния Арсланова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фәния Арсланова Сәламәтлек

Көн хәбәре