Татарстан Сәламәтлек саклау министрының яңа урынбасары билгеләнде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән 24 майдан Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп Гүзәлия Зәкәриева билгеләнде», – диелгән хәбәрдә.
Моңа кадәр Зәкәриева Татарсан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры урынбасары вазифасын башкарган иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез