«Сәләт» Arts Биләр Форумга чакыра

Arts Биләр Форум - катнашучыларга иҗади яктан үсү өчен яңа мөмкинлекләр бирә торган уникаль форум. Смена 2 июльдән башлап, 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Сәләт»тән хәбәр иттеләр.

Әлеге форумда 14 яшьтән 22 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала. Барлыгы 600 урын бар. Катнашу - бушлай.
Форумда җыр, бию, театр юнәлешләре буенча төрле экспертлар белән очрашулар, чакырылган остазлар белән лабораторияләр, кызыклы мәдәни программа көтелә. Азактан исә гала-концерт оештырылачак.
Гаризалар arts.selet.biz сайтында кабул ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"Сәләт"

Көн хәбәре