Газетага язылу

«Сәләт» балаларны файдалы һәм сыйфатлы җәйге ялга чакыра

«Сәләт» җәйге сезонга әзерләнә: 25 смена оештырырга ниятли.

Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырым республикаларында урнашкан ял итү үзәкләрендә «Сәләт» лагерьлары 14 меңнән артык баланы кабул итәчәк. Россия күләмендә генә түгел, «Сәләт»нең «Йолдызлы» базасында халыкара проектларны да тормышка ашырачаклар.

«Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә төрле сменалар да каралган. Тагын бер смена – «Сәләт» мәктәбенең беренче сафлары өчен булачак, анда балалар ата-аналары белән берлектә катнашачак. Безнең 300 гә якын «Сәләт»ле гаилә бар», – дип сөйләде Татарстан Президенты ярдәмчесе, Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Тимур Сөләйманов.

«Сәләт» сезоны 2 март көнне эшли башлый. «Сәләт»нең рәсми сайтында бала үзе яки әти-әни гариза тутырып җибәрә ала. Сменаның юнәлешләре төрле – санак, медиа, математика, физика фәннәрен тирәнтен өйрәнү, тел практикасына чуму һәм башкалар. «Сәләт»тә һәрбер бала үзенә якын булган шөгыль таба ала, ди оештыручылар.

Аланнар яшь буенча бүленә, аларда 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар ял итә ала. География буенча да сайлау мөмкинлеге каралган. Шулай ук лагерьда ял итүче балаларның иминлеге, туклануы, физик һәм рухи сәламәтлегенә дә зур игътибар бирелүен ассызыкладылар. Сменаларга бәяләр дә аның кайда урнашуына, форматына, программага, ничә көнлек булуына бәйле булуын аңлаттылар. Шулай ук кайбер сменалар һәм форумнар тулысынча бушлай оештырыла. Мондый мөмкинлекләр өчен оештыручылар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка да рәхмәтен җиткерде.

Ә оештыручылар балаларны аларның анкеталарын җентекле анализлап сайлыйлар, программаларны камилләштерәләр, ел дәвамында әйдаманнар, башҗитәкләр, укытучылар һәм остазлар белән актив эш алып баралар.

«Сәләт» лагерьларының төп миссияләреннән берсе – татар телен популярлаштыру. Шуңа күрә «Сәләт» лагерьларында эшләүче һәрбер әйдаманга татар телен белү мәҗбүри. Бу хакта Тимур Сөләйманов та искәртте. «Безгә татар телен белмәгән балалар да килә, «Сәләт» аланнарыннан соң аларда татар теленә карата мәхәббәт уяна, киләчәктә алар теләп, тагын да тырышып, кызыксынып өйрәнә башлый, мәдәнияткә тартыла һәм аларның тел белү дәрәҗәсе дә үсә», – диде Тимур Сөләйманов. Шулай ук ул, әти-әниләргә – балаларыннан, балаларга әти-әниләрдән ял итү мөмкинлеге бирүне булдырырга чакырды. «Сәләт»кә килеп, балаларыгыз үзен бөтенләй башка яктан ача, яңа дуслар таба, шәхес булып формалаша. Смена алган кысаларында аларның тәрбиясе киләчәктә тагын да ныгый», – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре