Газетага язылу

Салават Фәтхетдинов: «Артыгын бирмә дип сорыйм»

Танылган алып баручы, «Сер итеп» тапшыруы авторы Роза Хәйруллина Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән кыска гына әңгәмә корып алган.

Анды җырчы үкенерлек гамәлләр кылмавы турында әйткән.

– Аллаһы Тәгалә үзе тезеп бастыра ул. Әйтәләр бит: «Мы предполагаетм, а Бог располагает». Шуңа күрә булганына шөкер итеп, буласына өмет итеп яшәргә кирәк. Тормышта бернәрсә дә болай гына килеп чыкмый, очраклы бер әйбер дә юк. Миңа тиешлесен Ходай Тәгалә бирә. «Миңа тиешлесен генә бир, артыгын бирмә», - дип сорыйм мин Аллаһы Тәгаләдән. Чөнки артыгы өчен җавап бирәсе булачак. Миңа Ходай тарафыннан күпме тиеш, шуны гына бирсен, – дигән Салават Фәтхетдинов.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре