Салават Фәтхетдинов: «Без үзебезнең язмышны сайлыйбыз»

Бүген Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау уза. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов иртүк сайлауларда тавыш бирде. Ул 107 гимназиядә урнашкан сайлау участогында булды, дип яза Татар-информ.

«Сайлауларда тавыш бирү – һәр кешенең бурычы. Ник килдең, ник киттең кебек сораулар монда гомумән урынлы түгел. Бу безнең бурычыбыз. Без үзебезнең язмышны сайлыйбыз. Бу безнең хокук, без үзебез өчен сайлыйбыз», – диде ул журналистларга.

Салават Фәтхетдинов сайлауларга тормыш иптәше белән бергә килгән иде. Сайлауларга килүчеләрне гимназия ишегалдында җыр һәм биюләр белән каршылыйлар.

Искәртеп узабыз, сайлау участоклары бүген 7:00 сәгатьтән эшли башлады, кичке 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре