Газетага язылу

Салават Фәтхетдинов ясалма фәһем турында: «Сәнгать ясалма була алмый»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов иҗатта ясалма фәһемгә каршы фикерен белдергән.

Җырчы сүзләренчә, ул баштан ук ясалма фәһемне иҗатка кертүгә каршы булган, дип яза “KazanFirst”.

– Ясалма фәһем авыл хуҗалыгында, медицинада, хәрби программаларда, кайбер башка тармакларда булсын, әмма сәнгатькә ул бик нык зыян салачак. Сәнгать ясалма була алмый. Безнең хезмәт тагын да ныграк бәяләнәчәк әле, – дип җавап биргән эстрада йолдызы җырчы Рафил Җәләлиевның, ясалма фәһем музыканы үзгәрттеме, дигән соравына.

Исегезгә төшерәбез: хәзер Казанда Салаватның 38 нче сезоны концертлары уза. Артист 20 концерт үткәргән. Моннан тыш, теләгәнендә булганнарның барчасы татар эстрадасы мэтрының концертын карый алсыннар өчен, тагын 2 өстәмә концерты билгеләнгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре