Салават Фәтхетдинов көтелмәгән яңалыгы белән уртаклашты

Instagramда Татарстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов язылучыларына сәламәт яшәү рәвешенә күчүе турында хәбәр итте. Ә сүзләрне эш белән ныгыту өчен, җырчы чаңгыда шуган видеосын да куйган.

«Бүгенге көннән ЗОЖ», - дип язылган видео астына. Комментарийларда кулланучылар артистка уңышлар теләгән һәм аның сак булуын сораганнар: "Чаңгы белән сак булыгыз. Бик күп өлкән яшьтәге чаңгычыларның йөрәк өянәге була: кан тамырлары тарая, ә физнагрузкадан кан басымы күтәрелә", "Физкульт сәлам!", "Фанатизмсыз, зинһар,"Менә молодец, сәламәт тәндә-сәламәт рух! Кәеф дә күтәрелә, энергия дә барлыкка килә", - дип язганнар җырчыга.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

җырчы Салават Фәтхетдинов җырчылар

Көн хәбәре