Салкын су өчен хисаплагыч куярга техник мөмкинлеге булып та, аны урнаштырмаган фатир хуҗалары 2026 елның 1 гыйнварыннан су өчен билгеләнгән нормативтан өч тапкыр күбрәк түли. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү комиссиясе рәисе Дмитрий Свищев сөйләгән.
Депутат сүзләренчә, салкын су өчен арттыру коэффициенты өчкә кадәр җиткерелгән. Кайнар су һәм электр энергиясе өчен коэффициентлар элеккечә калган.
Хисаплагыч урнаштыру чыгымнарны киметергә генә түгел, ә артык исәпләүләрдән дә сакланырга мөмкинлек бирә. Прибор кулланылган су күләмен төгәл билгели, ә хисаплагыч булмаганда түләү норматив буенча исәпләнә. Ул кайбер очракларда чынбарлыктагы куллануга караганда шактый күбрәк булырга мөмкин.
Хисаплагыч куелган булса да, су өчен норматив буенча түләү исәпләнсә, аның тикшерү вакыты узмаганмы икәнен карарга кирәк. Кайнар су хисаплагычларын – дүрт елга бер, салкын су хисаплагычларын алты елга бер тикшертергә кирәк. Тикшерү датасын прибор паспортыннан яки түләү кәгазеннән табарга мөмкин.
Хисаплагыч тикшерү узганнан соң, аның күрсәткечләре яңадан исәпләүләрдә кулланыла башлый һәм фатир хуҗасы су өчен фактик куллану күләменә карап түли ала.
Тикшерү вакыты узган очракта да, хәлне төзәтү өчен вакыт бар. Беренче өч айда түләү уртача айлык күрсәткечләр нигезендә исәпләнә, ә норматив дүртенче айдан гына кулланыла башлый. Шуңа күрә депутат хисаплагычны тикшерүне кичектермәскә киңәш иткән.
Шул ук вакытта кайбер йортларда хисаплагыч урнаштыру техник яктан мөмкин булмаска мөмкин. Мәсәлән, бу коммуникацияләре нык тузган иске йортларда очрый.
Мондый очракта идарәче компания яки ресурс белән тәэмин итүче оешма катнашында йорттагы шартларны тикшерү турында акт төзергә кирәк. Әлеге документ хисаплагыч урнаштыру мөмкин булмавын раслый. Бу очракта яшәүчеләргә арттыру коэффициенты кулланылмый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез