Татарстанда ОРВИ йоктыру очраклары 22%ка кимегән. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары, КДМАның эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы өлкән укытучысы Любовь Авдонина сөйләде.
«Алда безне грипп сезоны, үткен респиратор вируслы инфекцияләр көтә. Бүгенгә вәзгыять тотрыклы. Узган атнада кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең 5967 очрагы теркәлде. Без әлегә грипп этиологиясен күрмибез. Авыру узган елның шушы ук чоры белән чагыштыррганда 22% ка һәм эпидемиологик чиктән 26% ка түбәнрәк», – дип билгеләде Любовь Авдонина.
Роспотребнадзор вәкиле шулай ук кисәтү чараларын үтәү һәм гриппка каршы вакцинациягә әзерләнү кирәклеген искәртте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез