Республикага төньяктан үтеп кергән һава агымы нәтиҗәсендә температура берникадәр төште. Циклон урнашканлыктан, салкынча һава саклана. Көнчыгыш районнарда урыны белән яңгыр көтелә.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, чәршәмбе, пәнҗешәмбе – 26-27 июньдә һава температурасы көндез +17...+22 градустан артмаячак. Төнге сәгатьләрдә +8...+13 градус тәшкил итәчәк. Аз гына яңгыр.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга – 28 июньдә һәм шимбә – 29 июньдә салкынча һава саклана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +14...+18 градустан югары күтәрелмәячәк. Урыны белән яшенле яңгырлар явып узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез