Салкыннарында кырау суккан үсемлекләрне тергезү өчен киңәш

Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина май салкыннарында кырау суккан үсемлекләрне тергезү буена киңәшләр бирә.

«Ниһаять, салкыннар узды кебек. Бакчаның ни дәрәҗәдә зыян күрүе менә хәзер билгеле булачак.
Кырау, салкын алган үсемлекләргә ничек ярдәм итәргә соң?

Иң беренче чиратта үсү өчен стимулятор (стимулятор роста) сиптерәбез.

10 литр суга 1 гр янтарь кислотасы, 2 мл Эпин Экстра яки 100 мл стимул салып болгатабыз. Шушы катнашманы, яшелчәләргә, җиләк-җимеш агачларына, күпьеллык чәчәкләргә сиптереп чыгабыз.

Төбенә азотлы ашлама сибәбез: мочевина, нитрофоска, аммиачная селитра (берсен сайлап) 10 л суга 20 г исәбеннән салабыз.

Ашлама сипкәнче, чылатып су сибәргә онытмыйбыз», – дип язган ул үзенең Телеграм-каналында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре