Һәм бу, нәтиҗәле салым администрациясе белән беррәттән, бюджет тотрыклылыгын гына түгел, салым керемнәрен дә үстерергә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2025 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар буенча уртак коллегиясендә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Коллегия утырышын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Коллегиядә Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов катнашты.
Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, 2025 елда республика территориясендә салым керемнәре 1 триллион 733,1 млрд.сум тәшкил итәчәк, бу 2024 ел белән чагыштырганда 138 млрд. сумга күбрәк. Шул ук вакытта түләүләрнең артуы барлык бюджетлар һәм бюджеттан тыш дәүләт фондлары буенча көтелә.
Федераль бюджетка күчерелгән салымнар өлеше 2025 елда барлык түләүләрнең - 66%ын, республиканың берләштерелгән бюджетына 34%ын тәшкил итә.
Тулаем алганда түләүләр үсеше бары тик нефть-газдан булмаган керемнәр хисабына ирешелгән һәм нефть-газ керемнәре буенча кимүне тулысынча каплый, бу углеводородларга бәяләр төшүгә карамастан, бюджетның тотрыклылыгы турында сөйли.
Салым керемнәре күләме буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында ышанычлы рәвештә лидерлыкны саклап кала һәм Россиядә 6 нчы урынны алып тора, дип билгеләп үтте Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез