Газетага язылу

Салым түләүчеләрне ФНС идарәсенең MAXтагы рәсми каналына язылырга өндиләр

Канал идарә эшчәнлеге турындагы яңалыкларны тиз генә вакыт эчендә халыкка җиткерү өчен булдырылган, һәм ул “Вконтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендәге аккаунтлары белән беррәттән, рәсми чыганак булып тора.

  Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе MAX мессенджерында “Всё о налогах в Татарстане/ УФНС России по Республике Татарстан” дигән рәсми каналын эшләтеп җибәргән.

Яңа каналда салым законнары буенча яңалыклар, белгечләрнең аңлатмалары һәм башка файдалы материаллар урнаштырылачак. Каналга язылучылар идарә оештырган бушлай вебинарлар, семинарлар, ачык ишекләр көннәре, мобиль салым офисларының урыннарга чыгуы турында беренчеләрдән булып беләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре