Гади обыватель белеп тә бетермәскә мөмкин: безнең нефть компанияләре – иң мул керемле бизнес әһелләре – бюджеттан зур күләмдә акча алып яши. Бу ягулык демпферы дип атала. Демпфер – нефть эшкәртү заводларына Россия эчендә ягулыкны экспорт бәясеннән түбәнрәк бәядән саткан өчен бюджеттан түләнә торган компенсация.
Быел июнь аеннан демпфер түләүләре бензин импортлаучыларга да бирелә башлады, ә июльдән – дизель ягулыгы (ДТ) импортлаучыларга да кагыла. Моннан бер-ике ел элек: «Россия чит илдән бензин һәм дизель ягулыгы сатып ала башлаячак», – дисәң, сине юләргә санаячаклар иде. Күрәбез ләкин: чынбарлык күзгә чекрәеп керә һәм вазгыятьнең тиз алышынуын күрсәтә. Бу хәлдә дөнья базарында нефть бәяләренең котырып үсүе Россия бюджетына бик әллә ни файда бирми башлый инде. Кичә генә укыдым: Россиянең «Юралс» маркалы нефте барреле 122 доллардан сатыла башлаган. Мондый шартларда кара алтын сатудан кергән табыш чүпрә кебек кабарырга тиеш. Бюджет керемнәре арта ул, чынлап та, әмма көтелгәнчә үк түгел.
Бердән, җир маен ташу кыйммәтләнә. Бәянең бик зур өлешен танкерлар өчен түләргә туры килә. Икенчедән, диңгез портларыннан чыгып киткән танкерларның барысы да нефтьне кулланучыга илтеп җиткерми: юлда батырыла, яисә талана. Шуннан соң нефтьчеләр түләгән табыш салымыннан кергән акчаны кире үзләренә кайтарып бирергә туры килә. Быелның сентябрендә, мәсәлән, демпфер түләве 305,5 миллиард сумга җиткән, ә бюджетның нефть-газ керемнәре – 452,4 миллиард сум. Исәпләп карагыз: бюджет файдасына углеводород салымыннан күпме генә акча калган? Тагын бер нәрсәне искәртми булмый: 2025 ел сентябрендә нефть-газ керемнәре быелгыдан шактый мул – 582,5 млрд сум. Ул чакта нефть арзан – табышы күп. Быел нефть кыйммәт – кереме аз. Менә карагыз: 2025 ел сентябрендә «Юралс»ның уртача бәясе – 56,82 доллар, быел – 92,08. Үткән ел сентябрендә бары тик 30,5 миллиард сум ягулык демпферы түләнгән, ягъни быелгыдан 10 тапкыр азрак. Автор саннар белән мавыккан өчен гафу үтенә, шунсыз булмый ләкин. Монда доллар бәясен күтәрү дә бюджетка табыш бирми диярлек инде, чөнки доллар кыйммәтләнгән саен демпферны күбрәк түләргә туры киләчәк. Америкадагы яисә Европадагы мотор ягулыгы бәяләре үсүгә дә сөенү урынсыз.
Беренче карашка газета хәбәрчесе өчен һәм аның язганнарын укучылар өчен дә ягулык демпферы күләменә борчылыр урын юк төсле. Ләкин карагыз: илнең төп газетасы әйтә: «Демпфер түләүләре артса да, ягулык бәясе дә үсә», –ди. Монысы инде безгә турыдан-туры кагыла. Икенчедән, углеводород табышын демпферга түләп бетергәч, башка статьялар өчен казна акчаны каян ала? Сезнең белән безнең кесәгә керүнең башка ысулларын эзли башлый. Безнең министрларның протфелендә моның әллә ни кадәр варианты бар.
Алдагы ел бюджеты турында аз гына сөйләшеп китми булмый. Әле ул проект хәлендә генә һәм Думага «нуленче укылыш» өчен кертелде. Якынча саннар билгеле инде. Хәрби максатларга чыгымнар чамасыз артачак. Керемнәр бик артыр дип көтәргә ярамый. Башкасын әйтмибез инде: нефть-газ тармагы да зур табыш вәгъдә итми. Акчаны каян алабыз? Социаль тармакны бераз кисми булмый. Хөкүмәт әҗәт кәгазьләре – облигацияләр сатачак. Үткән аукционда федераль хөкүмәт облигацияләрен сатып алучы булмады. Банкларның акчасы юк. Ике нәрсә эшләргә туры киләчәк: банкларга өләшү өчен күпләп акча басасың, облигацияләрнең табышлылыгын үстерәсең, ягъни зуррак процент вәгъдә итәсең. Болар икесе дә инфляция булып безнең кесәләргә бәреп керәчәк. Сүз уңаеннан искәртик: финанс министры әйтүенчә, киләсе ел бюджетында дефицит рекордлы булачак. Дефицит бәйдән ычкынмасын өчен, салымнарны күтәрергә туры киләчәк. Безнең министрлар арсеналында берничә салымны күтәрү идеясе чынбарлыкка әверелеп ята инде. Банк депозитларының кеременә салымны 13 проценттан 22 гә кадәр җиткерү теләге игълан ителде. Бу, билгеле, бик бай россиялеләргә генә кагыла. Байлар андый чакта акчаларын чит илдә яшерә башлый һәм барыбер ул банк кризисы яисә башка бер матавык белән фәкыйрьләр җилкәсенә дә китереп суга. Кесәң тишек булса да котыла алмыйсың. Салымнарны депозитларга гына түгел, барлык пассив керемнәргә дә арттырачаклар. Безнең пассив керемнәр юк, дип кул чапмыйбыз, чөнки гомуми вазгыятьнең начараюыннан беркем дә котыла алмаячак. ПИФларның (пай инвестиция фонды) пассив керемнәренә дә салым шулай ук үсәчәк. Чит илләрдән онлайн сәүдәгә 22 процентлы НДС салымы кертү тәкъдиме бәяләр үсеше булып барыбызның да акча янчыгын шакыячак.
Файдалы казылмалар чыгаручыларга гадәттән тыш керем (сверхдоход) салымы кертеләчәк. Металларга бәя үсү булып кайтаваз бирер.
Беркайда да эшләмәүче булып саналып та, иркен тормышта яшәүчеләрне күләгәдән чыгару процессы бара. Андыйлар элек 11,7 миллион булса, хәзер 8 миллионга гына калган. Без каршы түгел: алар да салым түләсен, без түлибез бит әле. Әмма алар үз хезмәтләренә бәя күтәреп, барыбер безнең кесәгә керәчәк.
Валентина Матвиенко 5 октябрьдә генә диңгез деликатесларына НДС буенча ташламаны бетерергә тәкъдим итте. 10 процент урынына 22 процент түләтсәң, бюджет өстәмә 6 миллиард сум табыш алачак икән. Федераль бюджет өчен тамчы гына инде…
Күчемсез милекне яңадан тикшереп чыгачаклар. Яңа мунча салгансың икән, яисә капка эшләткәнсең икән, рәхим ит, өстәп түлә.
Яңадан-яңа салымнар кертү идеясе бик кызыклы һәм мавыктыргыч, әлбәттә. Ихтыярсыз бер әкияттән өзек искә төшә: «Соңгы вакытларда безнең дәүләтнең керемнәре кимеде! Һавага салым кертелгәннән соң, сез АЗРАК СУЛЫЙ башладыгыз! Бу – коточкыч хәл!» Моңарчы безгә бу сатира һәм әкият дип тоела иде, чынбарлык түгел.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез