Салымнардан күләгәгә качу

Россиядә уртача хезмәт хаклары һәм халыкның реаль керемнәренең үсештә булуы турындагы сүзләрне җитештерү күрсәткечләре расламый. «Российская газета» сайты «В России снижается спрос на недорогую мебель» дигән язма бирә. Мебельгә ихтыяҗ кимү торак сату белән туры пропорциональ бәйләнештә тора. Башка төр халык куллануы товарлары җитештерү дә кими.

Кием-салым җитештерү августта 12 процентка кимегән, азык-төлек җитештерү – 2,1 процентка. Мәгълүм сәбәпләр аркасында, нефть продуктлары җитештерү 6,3 процентка азайган. Сентябрь аенда җиңел автомобильләр сату үткән елның сентябре белән чагыштырганда 18,7 процентка түбәнәйгән. Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы автомобиль базарының быел 40 процентка кыскарачагын фаразлый. Мондый күрсәткечләр белән автозаводлар үз эшчеләренә кинәнерлек тормыш вәгъдә итә алмый. Автомобиль импортының сентябрьдә 68 процентка кимүе дә үзебезнең җитештерүчеләргә киң мәйданнар ачмый. Импортның кимүе утильләштерү өчен түләүнең галәм темплары белән артуына бәйле. Күрәбез: салымны арттыру казнага зур табыш вәгъдә итми. Сатып алучылар тәртәләрен кирегә бора, шул гына. «АвтоВАЗ» белән «ГАЗ»да эшчеләр билләрен кысып буарга мәҗбүр ителүе һәм эштән китәргә теләүләре туында рәсми булмаган хәбәрләр тарала. Беренчесендә хезмәт хаклары 120–150 мең сумнан 40–50 меңгә калды, диләр, икенчесендә 75–80 мең урынына 60–65 мең сум түлиләр икән. Заводларның рәсми җитәкчелеге саннарны кире кага, ләкин автомобиль сатылмагач, зур хезмәт хакын каян алып түләсеннәр?

Тышкы сәүдә дә кими. Кытай белән тышкы сәүдә күләме августта 18 процентка кечерәйде.

Бизнес үсеп килгән салымнардан (әле алар гамәлгә кермәгән) күләгәгә качып котылу юлларын эзли. Дөресен генә әйткәндә, урта һәм кече бизнес хөкүмәтнең яңа салым инициативаларыннан шок хәлендә, чөнки моңарчы НДС салымы түләмәүчеләргә түләргә туры киләчәк, җитмәсә иминиятләштерү взнослары да өстәлә. Күпчелек эшмәкәрләр андый йөкне күтәрә алмаячак. Димәк, күләгәгә качу юлы гына кала. Эре бизнес исә эшчеләрен үзмәшгульләр итеп терки. Моны статистика мәгълүматлары да раслый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре