Самара өлкәсендә булган юл һәлакәтендә 12 автобус пассажиры үлгән

Самара өлкәсендә автобус катнашында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны 12 кешегә кадәр арткан, дип хәбәр итте ведомствоның рәсми вәкиле Светлана Петренко.

"Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булды һәм тагын 12 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды, аларның бишесе реанимациядә", - диелә хәбәрдә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, кичке вакытта М5 трассасының 878 нче чакрымында рейс автобусы белән йөк машинасы бәрелешкән. Автобус Сызрань шәһәреннән Ульяновск өлкәсенә юл тоткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре