Шамил Агиев: «Без әле ислам илләре белән эшләргә ияләшмәгән»

Ислам илләренең үз алымнары, шуңа күрә алар белән эшләү башкача караш таләп итә. Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә палатасы рәисе Шамил Агиев "Татар информ" агентлыгында узган очрашуда шулай дип белдерде.

Билгеле булганча, Казанда Сәүдә-сәнәгать палаталары форумы бара. Әлеге чара «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысасында уза.

Шамил Агиев билгеләп үткәнчә, хәзерге сәяси шартларда икътисад ислам дөньясына таба борыла. Алар белән эшләү үзгә алымнар таләп итә. «Без әле ислам илләре белән эшләргә ияләшмәгән. Аларның эш алымнары башка төрле. Без бу җәһәттән Россия сәнәгать һәм сәүдә палатасына таянабыз. Алар безгә башка илләр белән эшләү мөмкинлеге тудыра», – диде ул.

Шамил Агиев сүзләренчә, сәнәгать һәм сәүдә палаталары бизнес белән дәүләт арасындагы күпер булып тора. Ул төбәкләрдәге эшмәкәрлекне үстерүгә этәргеч бирә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре