Шамил Гафаров: «Илдә 89 төбәк бар, ә саммит үткәрүне безгә тапшырдылар»

Татарстан Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтүенчә, БРИКС саммитын үткәрүне Татарстанга тапшыру - безгә ышаныч билгесе.

"Илдә 89 төбәк бар, ә саммит үткәрүне безгә тапшырдылар, бу - ил җитәкчелегенең безгә ышаныч билгесе", - диде ул.

Шамил Гафаров әйтүенчә, саммит кысасында кабул ителгән Казан декларациясе турында дөнья җәмәгатьчелеге озак сөйләячәк әле. "Бу - Казан халкы гына түгел, республикада яшәүче һәркем өчен шәп яңгырый", - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре