Газетага язылу

Шамил Якупов: «Яшьләр вакыты» фестивалендә сәламәтлекне дә тикшереп була»

«Казан» гаилә үзәге янында «Яшьләр вакыты» фестивале уза. Анда 40 тан артык интерактив мәйданчык эшли.

Яшьләр анда сәламәтлеген тикшерә, эш мәсьәләсе турында да кызыксына ала. Бу хакта Татарстан «Студентлар Лигасы» президенты  Шамил Якупов Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында сөйләде.

Аның сүзләренчә, чарада табиблар, медицина белгечләре эшләячәк.  «Барысы да интерактив уен форматында оештырыла. Анда  төрле оешма вәкилләре дә чакырылды. Бу  исә яшьләргә  хезмәт урыннары белән танышу мөмкинлеге бирә», – диде Шамил Якупов. Әлеге фестиваль Татарстанның тугыз шәһәрендә уза. Анда 40 мең кеше катнашыр дип көтелә. Анда яшьләр әби-бабайлары белән дә килә ала. Моның өчен сайлауда катнашкан өчен бирелгән беләзекне күрсәтергә кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре