Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте.
"17 июньдә ЦУМга - 9 меңнән артык кеше, 18 июньдә – 8 меңнән артык кеше килде. Бирегә максатчан килүчеләрнең гомуми саны дүрт көндә 1,3 меңгә якын кеше тәшкил итте. Болар - республиканың икътисадый һәм мәдәни мөмкинлекләре күргәзмәсен караучылар", - диде ул.
Россия – АСЕАН саммиты көннәрендә Уникаль осталык үзәгендә Татарстан казанышлары күргәзмәсе ачылды, шулай ук мастер-класслар узды, дип искәртте министр. "Мастер-класслар делегация вәкилләренең тормыш иптәшләрендә зур кызыксыну уятты. Алар татар халкының милли ризыкларын әзерләп карады. Безнең милли брендлар кунакларда зур кызыксыну уятты", - диде Ирада Әюпова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез