«Тармакның бугазына басып, сулышын кысарга ярамый», – дип белдергән ул.
Сенатор электр самокатлары һәм электр велосипедлары өчен мәгълүматларның бердәм федераль стандартын эшләргә тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, һәрбер СИМга идентификатор бирергә кирәк. Ә аннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен автомат теркәү, статистика җыю һәм контрольлек өчен файдаланырга мөмкин. Дитрих шулай ук шәхси СИМнар, прокат сервислары һәм коммерция электр транспорты өчен төрле кагыйдәләр билгеләү зарурилыгын әйткән.
Моннан тыш сенатор самокатларны балигъ булмаганнарга биргән өчен, парковка кагыйдәләрен бозган өчен, СИМның техник торышы өчен кикшеринг операторларына аерым җаваплылык йөкләргә тәкъдим иткән.
Транспорт министрлыгында исә егәрлеге 0,25 кВт артыграк һәм максималь тизлеге сәгатенә 25 чакрымнан күбрәк булган СИМны мопедларга кертүне тәкъдим иткәннәр. Шулай ук аларның тротуарларда йөрүен тыю карала.
Россия Тикшерү комитеты 30 сентябрьдә электр самокатлары белән идарә итү өчен йөртүче таныклыгын гамәлгә кертү тәкъдиме белән чыккан. Ведомство шулай ук 16 яшькә кадәрге балаларга СИМнан файдалануны тыюны, тротуарлар һәм җәяүлеләр йөри торган урыннарда аларның хәрәкәтен чикләүне тәкъдим иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез