Газетага язылу

Самолетлары тоткарланган пассажирларга Татарстан транспорт прокуратурасы ярдәмгә килә

Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Казанга килүче самолетлар запас аэродромнарга төшеп утырырга мәҗбүр. Шри-Ланка, Новокузнецк һәм Ташкенттан рейслар Самара, Уфа, Түбән Новгородка запас аэродромнарга китте.

Татарстан транспорт прокуратурасы рейслары начар һава торышы аркасында тоткарланган пассажирларның хокуклары үтәләме-юкмы икәнен контрольдә тота.

Мобиль кабул итү бүлмәсе оештырылды, аэропортка Татарстан транспорт прокуроры ярдәмчесе килде. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, хокук бозулар очрагында пассажирлар шулай ук Идел буе транспорт прокуратурасының дежур прокурорына +7 (910) 796 59 45 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Хәзерге вакытта Казаннан Мәскәүнең Домодедово һәм Шереметьево, Новосибирск һәм Минераль Суларга очучы 4 рейс тоткарлана.

Шулай ук Казан аэропортында эчә торган су белән бәйле хәл дә аңлатылды.

Пассажирларга махсус фонтаннардан эчү өчен бушлай су алырга мөмкин.

  • Эчке рейсларны көтү залы – 1 һәм 1А терминаллары,
  • Халыкара рейсларны көтү залы – 1А терминалы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре