Килешүне Татарстан Премьер-министры урынбасары – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм «Робототехника корпорациясе» генераль директоры Александр Алексеев имзалады.
Яклар роботлаштыру һәм җитештерүне автоматлаштыру технологияләрен гамәлгә кертүгә ярдәм итәчәк, федераль һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыруда катнашачак, уртак фәнни тикшеренүләр һәм сынаулар уздырачак.
Шулай ук партнерлар, заманча автоматлаштыру һәм цифрлаштыру технологияләрен кулланып, Татарстан предприятиеләрен модернизацияләүдә бергәләп катнашырга ниятлиләр, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез