Форумны Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, шулай ук Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург татарлары автономияләре оештыра. Форум кысаларында экспертлар, чакырылган кунаклар катнашында панель дискуссияләр оештыру планлаштырыла, анда катнашучылар милләтара татулыкның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыша алачак; мәдәни аралашуны үстерү буенча мастер-класслар һәм гамәли дәресләр оештыру; мәдәни мирас күргәзмәсендә төрле милләтләрнең халык сәнгате, һөнәрчелеге һәм гореф-гадәтләре үрнәкләре, шулай ук бу өлкәдә инновацион проектлар тәкъдим ителәчәк.
Форум нәтиҗәләре буенча милләтара этномәдәни проектлар җыентыгы әзерләнәчәк, анда милли традицияләрне заманча практикаларга интеграцияләүнең иң яхшы мисаллары керәчәк.
Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә: «Безгә төрле милләтләр белән аралашу өчен мәйданчыклар кирәк. Мондый форумнар мәдәни аермаларны аңларга, бер-беребезне хөрмәт итәргә, бергә эшләргә мөмкинлек бирә. Күпмилләтле җәмгыять алдында торган проблемаларны чишәргә, конфликтларның нәрсәдән килеп чыкканын ачыкларга, аларны булдырмау һәм вакытында хәл итү юлларын табарга ярдәм итә. Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең бик күп уңышлы проектлары бар. Без тупланган тәҗрибәбезне илебезнең башка милли берләшмәләре вәкилләре белән дә уртаклашырбыз.»
Белешмә: Татар федераль милли-мәдәни автономиясе1998 елның 20 маенда Казан шәһәрендә оештырыла. Аның составына 41 төбәк һәм 8 җирле татар милли-мәдәни автономиясе керә. Соңгы елларда автономия татар халкының милли-мәдәни мирасын саклау буенча күптөрле проектлар булдырды: татар телен өйрәнү буенча методик әсбаплар, Татар яшьләре өчен чаралар оештыру буенча методик ярдәмлекләр чыгарды. Төрле юнәлешләр буенча методик җыентыклар эшләнде: татар тарихы, милли кием, традицияләр, җыр китаплары һ.б. Югарыда санап үтелгән барлык әсбап-җыентыклар татарларның төбәк һәм җирле автономияләре эшли торган РФ төбәкләренә җибәрелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез