Санкт-Петербургның Милләтләр йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган рәсем күргәзмәсе ачылды. Анда Санкт-Петербургта яшәүче татар рәссамнары катнаша дип, хәбәр итте Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге.
Унбер рәссам үзенең әлеге 40 әсәрен быел иң элек июнь һәм июль айларында Казанда тәкъдим иткән иде. Хәзер аларның рәсемнәре Төньяк башкалада күрсәтелә.

Күргәзмә ачылышында даими вәкилнең урынбасары Дамир Сабиров, Милләтләр йорты җитәкчелеге һәм күргәзмәнең кураторы Илдус Вахитов чыгыш ясады.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/16/191684/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез