Газетага язылу

Санкт-Петербургта «Сигнал» җәмәгать иминлеге II яшьләр форумы башлана

Әлеге проект Федераль яшьләр эшләре агентлыгының (Росмолодежь) грант ярдәме нигезендә гамәлгә ашырыла. Яңа сезонда катнашучыларны киңәйтелгән конкурс программасы һәм анда катнашуның яңа форматлары көтә.

Чара Россия Герое, элекке МЧС министры Евгений Зиничев истәлегенә (тууына 60 ел тулу уңаеннан) һәм коткаручылар батырлыгына багышлана.

Форумда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия һәм БДБ илләре гражданнары катнаша ала. Алар конкурс нигезендә сайлап алыначак яки оештыручылар тарафыннан чакырылачак.

Чарага мәктәп укучылары һәм студентлар, яшь белгечләр, хакимият органнары вәкилләре, ихтыярилар, активистлар, медицина, коткару оешмалары вәкилләре чакырыла.

Форум кысасында 14 юнәлеш буенча конкурс уздырыла. Анда катнашучыларга хокук, медицина, цифрлы технологияләр өлкәсендә, гадәттән тыш хәлләрне профилактикалау өлкәсендә тикшеренүләр тапшыру тәкъдим ителә.

Форумда катнашуга заявкалар  кабул итү бүген башланып, 26 апрельдә төгәлләнә. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре